news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Идел» фестиваль-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узачак

25нче апрельдә «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны 2011 елдан бирле «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

«Идел» фестиваль-бәйгесе яшь башкаручыларны туган телнең, үз халыкларының музыкаль мәдәниятен саклап калырга омтылуда берләштерде һәм Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгын символлаштыра. Чара, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot