news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел елгасында пассажир транспорты йөри башлады

Татарстан башкаласыннан көн саен Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр теплоходлар йөриячәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 30 апрель көнне, Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды, дип хәбәр итте Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 

Көн саен Казан елга портыннан Суыксу, Түбән Ослан һәм Ключищида тукталыш ясап, Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр бара торган "ОМ" һәм "Мәскәү" теплоходлары йөриячәк. 

Моннан тыш, Казаннан Зөягә бара торган көндәлек рейслар да ачыла. Шулай ук 26 майда Болгарга һәм Тәтешкә тизйөрешле линияләр дә җибәреләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot