news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел елгасында ир-ат батып үлгән

Ул су коену өчен җайланмаган урында коенган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 14.08 сәгатьтә башкаланың Идел буе районындагы Магистраль урамы тирәсендә, Идел елгасында ир-ат батып үлгән.

Һәлак булган кешенең мәете 15.55 сәгатьтә ярдан 35 метр ераклыкта, җиде метр тирәнлектә табыла. Аны  ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Мәрхүмнең шәхесе ачыклана.

Шунысын да искәртергә кирәк, ир-ат су коену өчен җайланмаган урында коенган. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot