news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау мәсьәләсе тикшереләчәк

Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырыла.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ). 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Пленар утырыш “Татарстан территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау” дигән темага багышлана. Катнашучылар республика су чыганакларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен тикшерәчәкләр.

Шулай ук аерым темаларга түгәрәк өстәл утырышлары, республика су хуҗалыгы комплексы предприятиеләрнең баш инженерлары һзм экологлары белән бизнес-очрашулар, заманча технологияләр белән танышу планлаштырыла.

Конгресс эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, экология һәм төзелеш министрлары, башка рәсми затлар катнашыр, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot