news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буенда беренче Кембридж халыкара мәктәбе ачылды

Яңа мәктәпне тәмамлаучылар Россия аттестаты һәм Кембридж сертификаты алачак, алар татар, рус, инглиз, испан яки кытай телләрен өйрәнәчәк.

Казанда Идел буенда беренче Кембридж халыкара мәктәбе ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда, Белем көнендә, Идел буенда беренче - «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбе ачылды. Анда башлангыч, урта һәм өлкән звено балалары белем алачак.

Быелгы уку елыннан яңа мәктәптә 220 укучы белем ала. Аны тәмамлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучыларына белем бирү турында ике документ – Россия Дәүләт аттестаты һәм Кембридж сертификаты бирәләр.

Кембриджның «Бала-Сити» халыкара мәктәбендә Россиядән 50 укытучы һәм Англиядән, АКШтан, Испаниядән, Германиядән һәм Франциядән 15 укытучы белем бирә.

«Бала-Сити» укучылары берничә тел – татар, рус, инглиз, испан яки кытай (дүртенче тел – сайлау буенча) өйрәнәчәк. Моннан тыш, теләк буенча телне камил белүче укытучылар белән немец һәм француз теле дәресләре оештырылырга мөмкин.

«Бала-Сити» балаларны чит телләрдә тәрбияләп кенә калмый, татар телендә дә чаралар үткәрә. Танылган язучыларны һәм мәдәният эшлеклеләрен балалар белән очрашуларга чакыра, җәйге милли сменаны оештыра. Моннан тыш, мәктәп укучылары фәнни-техник эшчәнлек белән шөгыльләнә, программалаштыру, робототехника, табигый фәннәрне өйрәнә.

«Бала-Сити «КФУның төп кафедрасы булып тора һәм «Татарстан өчен яңа укытучы» шәхси проектын тормышка ашыру буенча хезмәттәшлек итә. Мәктәп Кембридж университетыннан, Испания Мәгариф министрлыгыннан һәм Пекин университетыннан методик яктан һәм белем бирүдә ярдәм ала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100