news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе халыкларының туган телләрен укыту мәсьәләсен тикшерделәр

30 октябрьдә Казан шәһәрендәге Укытучылар йортында «Татарстан Республикасында туган телләрне өйрәнү һәм Идел буе халыклары телләрендә укыту» дигән конференция узды. Анда туган тел һәм әдәбият укытучылары, Татарстанның милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, шулай ук Татарстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия һәм Удмуртия республикаларының фән һәм педагогика җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Равил Хәмитов сәламләде.

Конференциядә Татарстан Республикасында туган (мари, мордва, чуваш, удмурт) телләрне укыту үзенчәлекләре, шулай ук хәзерге шартларда укытуның яңа мөмкинлекләре һәм аспектлары каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot