Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Идел буе халыкларының иҗатына багышланган фестиваль уздырыла
25 сентябрь көнне «Нагорный» мәдәният йортында Идел буе халыкларының иҗатына багышланган «Зирәк елга» республика фестивале уздырыла. Чара төбәк территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни гореф-гадәтләрен берләштерә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль кунакларына иҗат төркемнәре һәм җырчылар чыгышы, халык кәсепчеләре остаханәсе, кул эшләнмәләре ярминкәсе һәм күргәзмәсе әзерләнә, шулай ук катнашучыларны бүләкләү тантанасы булачак.
Фестивальдә гореф-гадәтләрне саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга аерым игътибар бирелә. Чарада өлкән буын вәкилләре – 55 яшьтән олырак башкаручылар катнаша. Бәйге юнәлешләре арасында вокал, бию төрләре, халык уен коралларында уйнау, йола һәм гореф-гадәт, декоратив-гамәли сәнгать, иҗади гаилә номерлары бар.
Шулай ук фестиваль кысаларында «Җылы йомшак куллардан» дип аталган хәйрия күргәзмәсе үткәрелә. Катнашучыларның йомгактагы җепләрдән үз куллары белән бәйләгән әйберләре – оекбашлар, башлыклар, бияләйләр һәм башка эшләнмәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылачак.
Фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасының ни дәрәҗәдә күптөрле булуын күрсәтү, халык традицияләрен саклау һәм өлкән буын белән кече буын арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгы буларак тәкъдим ителә.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана һәм ул бушлай оештырыла, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз