news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе халыклары туйларын сәхнәләштерү турында семинар булган

Казанда Идел буе халыклары туйларын сәхнәләштерү турында семинар булган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә «Идел буе халыклары туйлары: сәхнәләштерү мәсьәләләре» семинарын уздырган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Семинар барышында татар, рус, удмурт туйлары хакында киңрәк тукталып, туй этапларының кайсыларын сәхнәләштерергә мөмкин, туй йоласына бәйле киемнәр, ритуал предметларга кагылышлы мәсъәләләр тәфсилләп сөйләнде, остаханәләр уздырылды», – диелә хәбәрдә.

Семинарда Республиканың 60тан артык мәдәният йорты хезмәткәрләре, режиссерлар, китапханәчеләр, методистлар катнашкан. Лекцияне Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова һ.б. үткәргән.

  • Әлеге семинар «Байтирәк» («Древо жизни») проекты кысаларында оештырылды. Әлеге проект 2022 елдан бирле Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыру максатларын күз алдында тотып уздырылып килә.
news_right_1
news_right_2
news_bot