Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Идел буе төбәкләре язучылары өчен конкурс башлана
ТР башкаласында Идел буе язучылары арасында конкурс үткәреләчәк. Профессиональ журналистлар һәм блогерлар катнаша ала. Конкурска рус телендә моңарчы басылмаган эшләр кабул ителә. Алар тикшерү, репортаж, интервью, мәкалә жанрында язылырга мөмкин. дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Конкурс дүрт номинациядә үткәрелә: «Төп материал», «Кискен тема», «Укучылар версиясе буенча иң яхшы материал» һәм «Телевизион сценарий». Җиңүчеләр 40-100 мең сум алачак. Иң яхшы сценарий авторы «UNIVER TV» телеканалында трансляцияләү өчен проектны тормышка ашыра алачак.
Катнашучылар үзләре теләгән номинацияләргә гариза җибәрә ала, шул ук вакытта һәр номинация буенча бер генә материал кабул ителә.
Гариза бирү кампаниясе 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эшләр Premiagavrilova@yandex.ru электрон почтасы аша «Гаврилов премиясе» билгесе белән кабул ителә. Хатка конкурста катнашу өчен гаризаны, шәхси мәгълүматны күрсәтеп, шулай ук конкурска җибәрелә торган басмалар исемлеген беркетергә кирәк. Моннан тыш, шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык турында гариза тутырырга кирәк.
Конкурсның тулырак шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Ярышлар Казан Мэриясе, Казан федераль университеты һәм «UNIVER TV» телеканалы ярдәме белән үткәрелә.
Конкурс шартлы рәвештә «Гаврилов премиясе» дип атала. Андрей Гаврилов – «Вечерняя Казан» газетасына нигез салучы һәм беренче баш мөхәррире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз