news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе төбәге агросәнәгать форумы ачылды

Ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк

 (Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Идел буе төбәге агросәнәгать форумы “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшен башлап җибәрде. Аерым алганда, үз эченә “Агрокопмлекс: Интерагро. Анимед. Идел буе төбәге фермеры” XVIII халыкара һәм “Волгопродэкспо” XV махсуслашкан күргәзмәләрен алган Идел буе төбәге агросәнәгать форумының рәсми ачылыш тантанасы 1 павильонда сәгать 8.40 та булды. 20 февральгә кадәр барачак быелгы форумда Россиянең 150дән артык компаниясе һәм компанияләрнең Чехия, Бельгия, Нидерланд, Германия, Швейцария, Төркиядән булган рәсми вәкилләре, шулай ук Франция, АКШ, Аргентина, Көньяк Корея, Польша, якын чит илләрдән агросәнәгать комплексы продукциясен тәкъдим иткән компанияләр катнашыр дип күзаллана.

Форум ачылу тантанасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев һ.б. рәсми затлар катнашты.

Марат Әхмәтов: “Безгә узган ел ирешкән уңышларга гына тукталып калмыйча, җитештерү күләмен 400-500 миллиард сумга җиткерергә кирәк. Дөрес, табигать шартлары җиңелләрдән түгел, әмма, шуңа да карамастан, җитештерүчәнлекне бермә-бер арттыру зарур. Россиядә төче су запасының 40 проценты саклана һәм илебез, ким дигәндә, Җир шарының 500 миллион кешесен туендырырлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне максат итеп куярга тиеш”, - диде һәм форумга килүчеләргә уңышлы эш, файдалы очрашулар теләде Марат Әхмәтов.

Таһир Һадиев бу форумны зур бәйрәмгә тиңләде. “Без һәркөнне иртән торып, өстәл янына киләбез. Андагы ризыкларның барысы да диярлек безнең басу-кырларыбызда үсә, фермаларыбызда җитештерелә. Бүген сез яңа тәҗрибә алырга, аның белән бүлешергә җыелдыгыз. Безнең агросәнәгатьнең җитешкән уңышларын саклау, көндәш булырдай продукция җитештерә алу хәзерге заманда бик мөһим. Бу форум сезнең эшегездә зур ярдәм итәр дип ышанасы килә”, - диде ул һәм форум делегатларын сәламләп.

Рәсми ачылыштан соң, Марат Әхмәтов форумга килүчеләрнең продукцияләре күргәзмәсен карады.

Чараның эшлекле программасы кысаларында Татарстан-Төркия форумы авыл хуҗалыгы, сәүдә итү, җиһазлар һәм технологияләр өлкәләрендәге хезмәттәшлеккә багышлана. Шулай ук иртәгә ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең ХV корылтае була һәм фәнни-мәгърифәти кластерлар координацион советы эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагына караган иң актуаль мәсьәләләргә кагылган “түгәрәк өстәл”ләр уздырылачак. Анда чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелгәннәр белән алмаштыру, агросәнәгать комплексының икътисади нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшәчәкләр. Күргәзмәләр белән беррәттән, “Агросәнәгать комплексының заманча җиһазлары һәм технологияләр” конкурсы да үткәрелә. Анда уйлап табучылар үзләренең казанышларын тәкъдим итә. Биредә Идел буе федераль округы фермер хуҗалыкларында һәм крестьян утарларында җитештерелгән продукция ярминкәсе дә эшләячәк.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot