news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе җитәкчесен сайлаячаклар

Утырышны ассоциация башлыгы булган Казан мэры Илсур Метшин үткәрәчәк.

(Казань, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе җитәкчелеген сайлаячаклар. Идарә органнары җитәкчеләре турындагы карар 15 ноябрь көнне чыгарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталы хәбәр итә.

Моннан тыш, ассоциация әгъзаларының хисап-сайлау җыелышында оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләшү булачак. Шунда ук сүз муниципаль берләшмәләрнең Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә әгъза булып керүе турында барачак.

Утырышны ассоциация башлыгы булган Казан мэры Илсур Метшин алып барачак. Чарада катнашучылар Казан шәһәр думасы XXI сессиясе көн тәртибе турында фикер алышачак.

Искәртеп үтик, ассоциация әгъзалары булып Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Чабаксар тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100