news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда Идел буе сәнгать училищеларының төбәкара бәйгесе ачыла

^Казанда Идел буе сәнгать училищеларының төбәкара бәйгесе ачыла

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә ТР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залында Идел буе шәһәрләре сәнгать училищеларының төбәкара күргәзмәсе ачыла. Әлеге күргәзмә Казанда беренче тапкыр оештырыла һәм анда Йошкар-Ола, Чабаксар, Чиләбе, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Тверь, шулай ук Яр Чаллы һәм Уфа шәһәре сәнгать училищелары студентларының кулланма сәнгать, живопись, графика, дизайн, скульптура кебек төрле жанрда иҗат иткән өч йөздән артык эше куелачак.

Төбәкара күргәзмәдә Казан сәнгать училищесы студентларының “Шрифт һәм китап графикасы” (“Шрифтовая и книжная графика”) хезмәте, шулай ук чыгарылыш студентларының картиналары да тәкъдим ителә.

15 мартта исә “Заманча сәнгать белеменең актуаль мәсьәләләре” дигән темага методик киңәшмә һәм танылган рәссамнар катнашында мастер-класслар да уздырылачак.

Күргәзмә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан сәнгать училищесы һәм ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot