news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Идел буе” КВН лигасы ачык фестиваленең гала-концерты узачак

11 мартта Казанда “Идел буе” КВН лигасы ачык фестиваленең гала-концерты узачак

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). 11 март көнне Казанда “Идел буе” Халыкара КВН берлеге Үзәк лигасы ачык фестиваленең гала-концерты узачак.
Фестивальдә катнашу өчен 40тан артык команда заявка биргән. Алар арасында Татарстан Респуликасының өч командасы да бар. Алар – “Размах” (Алабуга), “Татары” (Казан) һәм “КамПИ” ИНЭКА (Чаллы) командалары, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР зирәкләр һәм тапкырлар клубы дирекциясеннән.
Сүз уңаеннан, “Татары” командасы – әле яңа проект. Җыелма командага ТР зирәкләр һәм тапкырлар клубының әйдәп баручы командалары уенчылары керә.
Шунысын да искәртик, “Идел буе” Лигасы фестивалендә беренче тапкыр Таллин КВНчылары да катнаша. Казанның КВН сөючеләре эстон номерына бәя бирә ала, алар алдында “Прибалтийский синдром” командасы уенчылары чыгыш ясаячак.
Иң яхшы 20 команда жюри карары нигезендә “Идел буе” Халыкара КВН берлеге Үзәк лигасының 1/8 финалына юллама алачак.
Шунысын да искәртик, “Идел буе” Лигасында канат ныгыткан командаларның кайберләре хәзер КВНның Югары лигасында чыгыш ясый. Алар - Самараның “Сок” һәм Мәскәүнең “ГУУ” командалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot