news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе һәм Урал лингвистикасы лабораториясе торгызылган

Казанда Идел буе һәм Урал лингвистикасы лабораториясе торгызылган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тел сәясәтен һәм социаль лингвистиканы өйрәнүгә юнәлдерелгән яңа фәнни структура бүлеге эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясендә журналистлар өчен оештырылган семинарда Институт директоры Илгиз Халиков сөйләде.

«Быел гыйнвар аенда Татар белемен чагыштырмача өйрәнү лабораториясен үзгәртеп кору юлы белән яңа бүлек – Идел буе һәм Урал лингвистикасы лабораториясе булдырылды. Бу лаборатория махсус тел тикшеренүләре белән шөгыльләнгән булган. Аерым алганда тел сәясәтен һәм телдәге үзгәрешләрне өйрәнүне торгыздык», – диде ул.

Институт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш биредә элек тә актив алып барылган, шулай да соңгы вакытта эшчәнлектә тәнәфес булган.

«Тукталып торган юнәлеш яңадан торгызылды. Тел ситуациясенә күбрәк игътибар итү кирәклеген аңлап, эшне дәвам итәчәкбез», – дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot