news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте турында фикер алышалар

Бүген Мәдәният министрлыгында - татар гуманитар мирасына багышланган түгәрәк өстәл, КФУда “Рус фольклор әкияте" темасына лекция була.

Казанда Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте турында фикер алышалар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль. "Татар-информ"). Кичә, 14 февральдә,  Казанда “Идел буе халыкларының традицион культурасы” IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә Казан, Чаллы, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Чабаксар, Симферополь, Сургут, Мәскәү, Баку югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре вәкилләре катнаша.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сәламләде.

Бүген, 15 февральдә, 10.00 сәгатьтә конференция кысаларында ТР Мәдәният министрлыгында “XX гасырның беренче чирегендә татар гуманитар мирасы һәм бүгенге көндә Россия фәнни киңлеге” темасына түгәрәк өстәл узачак. Ә Казан федераль университетында сәгать 10.00 да “Рус фольклор әкияте һәм ХХI гасырда рус әкиятчеләре” темасына ачык лекция була.

news_right_1
news_right_2
news_bot