news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе халыкларының милли әдәбияты турында фикер алышалар

Конференциядә удмурт, чуваш, мари, мордва, башкорт, татар һәм казах халыкларының әдәбиятларына бәя бирелә.

Казанда Идел буе халыкларының милли әдәбияты турында фикер алышалар
Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында удмурт, чуваш, мари, мордва, башкорт, татар һәм казах халыкларның әдәбиятларына бәя бирелә. Бүген Казанда “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

“Бу проблематика безнең өчен бик мөһим. КФУның югары мәктәбе нәкъ менә милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү өстендә нәтиҗәле эш алып бара, ул - безнең миссиябез. Быелдан башлап, мәгълүм булганча, институтыбыз полилингваль мәктәпләр өчен укытучылар әзерли башлады”, - дип билгеләп үтте Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Искәндәр Ярмәкиев.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, төрле төбәкләрдән килгән галимнәрне сәламләп, әлеге чараның зур вакыйга булуын искәртте. “Докладларның кызыклы булуында шигем юк. Монда тел һәм әдәбиятка аерып карау дөрес булмас иде, берлектә карарга кирәк, алар туган телебезне сакларга ярдәм итүче төп факторлар”, - диде ул.

Конференциясендә Удмурт галиме Альберт Разинның хатыны – Юлия Разина да килгән иде. “Альберт әфәнде удмурт теле өчен генә түгел, барлык Идел буе халыклары телләре өчен дә көрәште”, - диде татар галиме Хатыйп Миңнегулов. Удмурт галимен кул чабып искә алдылар. Юлия Разинаның бу вакытта күңеле тулды, ул елап алды.

Конференциядә эш берничә юнәлештә алып барыла. Идел буе республикаларында әдәбиятара хезмәттәшлекнең теоретик проблемалары, хәзерге заман мәдәниятара киңлегендә милли тәңгәллек: Идел буе тәҗрибәсе, Казан федераль университеты һәм Идел буе халыклары мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман мәсьәләләре һ.б. темаларга докладлар сөйләнелә.

  • Конференция татар (төрки) һәм рус телләрендә бара. Ул Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы тарафыннан оештырыла, 26 октябрьгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100