news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды

Казанда Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды
Фото: РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте

4 декабрьдә Казанда Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIII утырышы узды. Утырышта Идел буе федераль округында туризмны үстерү һәм яшьләр парламентлары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен конкрет адымнарбилгеләрне.

Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, шулай ук Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы әгъзалары һәм рәисе Евгений Люлин катнашты. Утырышның модераторы Яшьләр парламентлары ассоциациясе координаторы Владимир Москаленко булды.

Олег Машковцев мөрәҗәгатендә норматив-хокукый базаны яхшыртырга һәм поход туризмы проблемаларын хәл итәргә кирәклеге ассызыклады. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә туризмның роленә һәм тармакка ярдәм итүче дәүләт программаларына аерым игътибар бирелде.

«Поход туризмы сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт бурычларын хәл итәргә, балаларда һәм яшьләрдә Туган илгә карата мәхәббәт формалаштырырга һәм төбәкләрнең үзенчәлекләрен өйрәнергә ярдәм итә, характерны ныгыта, шулай ук Кораллы көчләр сафларында хезмәт итәргә әзерли. Туризм өлкәсенә максималь ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип билгеләде Машковцев.

news_right_1
news_right_2
news_bot