news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе федераль округы төбәкләре аудиторлары тышкы финанс контролен камилләштерү хакында фикерләштеләр

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Идел буе федераль округына керүче РФ субъектларының контроль-хисап органнары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. ТР Дәүләт Советында Идел буе федераль округы РФ Хисап палатасы каршындагы Контроль-хисап органнары Советы рәисе, Татарстан Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов үткәргән утырышта республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Киңәшмә Татарстанда очраклы гына үткәрелми, ТР Хисап палатасы РФ дәге әйдәп баручы контроль-хисап органы санала. Бөтен төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез биредә тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, тышкы финанс контроле системасын камилләштерү өчен нинди дә булса оператив карарлар да кабул итәчәк",  - диде Чиләбе өлкәсе Контроль-хисап палатасы рәисе Эдуард Тарасов киңәшмә башланыр алдыннан журналистлар соравына җавап биреп .

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп: "РФ субъектларының контроль-хисап  органнары роле, илнең Хисап палатасы роле кебек үк, елдан-ел арта гына бара. Барлык субъектларның теге яки бу формада андый институтлар оештыруы, хакимиятнең закон чыгару органнарына бюджет формалаштырган һәм барлык дәрәҗәләрдә аның тормышка ашырылуын контрольдә тоткан вакытта нык ярдәм итә", -  дип билгеләп үтте.

Киңәшмәдә катнашучылар - тышкы һәм эчке дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары вәкилләре, РФ законнары үзгәрү шартларында, финанс контролен башкаруның актуаль мәсьәләләрен, контроль органнарның яңа вәкаләтләрен һәм аудит юнәлешләрен тикшерделәр.  Алар шулай ук бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланган чакта финанс дисциплинасын арттыру һәм коррупция очракларын киметү проблемалары хакында фикер алыштылар. Эдуард Тарасов, аерым алганда, Чиләбе өлкәсе тәҗрибәсе турында сөйләде, анда бюджет системасында югалтуларны булдырмау методикасы эшләнгән.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, аңарда бюджет акчаларын файдалану аудитының нәтиҗәлелеген арттыру  чаралары тәкъдим ителде.             

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100