Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Идел буе федераль округы суд приставларының сорау алу хезмәте киңәшмәсе узды
Казанда Идел буе федераль округы суд приставларының сорау алу хезмәте киңәшмәсе узды
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Идарәсендә Идел буе федераль округы территориаль суд приставлары органнарының сорау алу һәм административ практика бүлеге башлыклары белән семинар-киңәшмә үтте. Бүген бу хакта РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә сорау алучы приставлар өчен актуаль мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, еш кына бурчыл предприятие җитәкчеләре башкаручы суд приставлары мөрәҗәгатьләрен санга сукмыйча, керемнәре турында белешмәләр тапшырмый. Мондый очракларда, прокурор белән киңәшкәннән соң, бурычлы намуссыз предприятие җитәкчеләренә каршы сорау алучы приставлар 315нче маддә (суд карарларын явызларча үтәмәү) буенча җинаять эше кузгата.
РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсе җитәкчесе Владимир Антропов сүзләренә караганда, узган ел округта РФ Җинаять кодексының 315нче маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшләре саны 45 процентка арткан. Еш кына сорау алучы приставларга төзәлмәс караклар белән эш итәргә туры килә. Бурычлы предприятие җитәкчесе башкару кәгазе судтан кире алынса, бурычын түләячәге турында килешә.
Бурыч түләүне таләп итүче суд приставлары киңәшләрен тыңламыйча, документны киер ала һәм нәтиҗәдә коры тагарак янында утырып кала. Бурычлы исә берничә көндә яңа предприятие төзи, акчаларны яңа счетка күчерә һәм үз вәгъдәсе турында бөтенләй оныта. Шул рәвешчә, суд приставларының эше катлаулана. Мондый каракларга карата шул ук 315нче маддә буенча җинаять эше кузгатыла.
Идел буе федераль округы территориаль суд приставлары органнары эшчәнлегенең уңышлы юнәлешләреннән берсе – административ практика. Алар административ хокук бозулар турында кузгатылган эшләр буенча лидерлар өчлегенә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз