Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Идел буе федераль округы форумы башланды
Казанда «Идел буенда пробация: хөкем ителгән һәм җәза үтәгән кешеләрне ресоциализацияләүдә хакимият һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе» төбәкара форумы ачылды. Чараны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Россия Юстиция министрлыгы белән берлектә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырды.
Чара Казандагы «Ватанны яклаучылар» фондының Татарстан филиалында үтә.
«Безнең комиссия гамәлгә ашыра торган проект 2024 елның 14 октябрендә булдырылды, ягъни ул инде ике ел дәвам итә. Безнең проектның бурычы – Россия Федерациясе территориясендә законнарның үтәлешенә мониторинг ясау. Безнең проект кайбер төбәкләргә бару белән бәйле, хәзерге вакытта безнең эш форматында бу инде 32нче төбәк. Без хәзер төбәкләргә барып кына калмыйча, анда форумнар да үткәрергә карар кылдык», – дип белдерде Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары Александр Воронцов.
Бүген «Ватанны яклаучылар» фондының Татарстан филиалы мәйданчыгында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәген дә берләштерделәр, дип өстәде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз