news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

Быел форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 14-16 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.

Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100