news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында бал ярминкәсе уза

Ярминкәне Татарстан умартачылары оештыра

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 28–30 октябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Умартачылык идарәсе” Дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан оештырылган бал ярминкәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Умартачылык идарәсендә белдерделәр.
Агымдагы елның августында ТР умартачылары махсуслаштырылган бал ярминкәсе үткәрде. Ярминкәдә тәкъдим ителгән тауарларга ихтыяҗ зур иде. Шуңа күрә мондый ярминкәләрне даими үткәрергә булдылар.
Иртәгә тармак хезмәткәрләре 10 тоннага якын умартачылык продукциясе тәкъдим итәчәк. Сүз уңаенда, быел Татарстанда 3 мең тоннага якын бал әзерләнгән, бу якынча узган елдагы күрсәткечләр кадәр тәшкил итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100