news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачылды

Ул “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә 28–30 октябрь көннәрендә узачак

(Казан, 28 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Казан мэриясе оештырды.
Форумны ачу тантанасында ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Вячеслав Телегин, аның урынбасары, икътисад фәннәре докторы, профессор Владимир Башмачников, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы үсеше һәм социаль сәясәт департаменты бүлеге башлыгы Виктор Калинин, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе урынбасары Наталья Таркаева, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.
Үз чыгышында М.Әхмәтов форумның колачына игътибар юнәлтте. Тәкъдим ителгән техника, җиһаз, тауарлар “Казан ярминкәсе”нең бөтен территориясен били. Форумның экспонатлары Татарстан һәм Россиянең авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә битараф булмаган кешеләрдә зур кызыксыну уята. М.Әхмәтов фикеренчә, әлеге тармакның киләчәге инновацияләр, яңа идеяләр, алымнар һәм базар технологияләре белән тыгыз бәйләнгән.
ТР Премьер–министры урынбасары Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә тукталды. Бүгенге көндә республика элеваторларында 3,5 тоннадан артык тауар ашлыгы җыелган, әлегә аны сатып алучы юк. Ә сөт, киресенчә, шактый уңышлы сатыла. Быел Татарстанда аны узган елга караганда 10 процентка күбрәк саталар. Тәүлегенә 3,5 мең тоннага якын сөт җитештерелә. Моның өчен продукцияне сатуның яңа юлларын табарга туры килә.
М.Әхмәтов шулай ук Татарстанда кошчылык һәм терлекчелекнең динамик үсешенә дә тукталып узды. Мисал өчен, “Чаллы–бройлер” ААҖ якын киләчәктә кош ите җитештерүне елына 100 мең тоннага җиткерергә ниятли. Тулаем алганда, Татарстанда ел саен 500 мең тонна ит җитештереләчәк. Сүз уңаеннан, тармакны үстерүнең реаль перспективалары күзаллана, шулай булгач, ТР авыл хуҗалыгының киләчәге зур, дип саный М.Әхмәтов.
В.Телегин форумда катнашучыларга яңа партнерлар табуларын теләде. Ул яңа алымнар һәм проектлар форумда катнашучыларга үз бизнесларын ышанычлы рәвештә үстерергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. В.Телегин авыл тауар җитештерүчеләренә аерым игътибар юнәлтте.
Ш.Агиев авылда базар мөнәсәбәтләрен үстерүгә басым ясады. Биредә дәүләт ярдәме кирәк, ул, Ш.Агиев фикеренчә, конкрет тауар җитештерүчегә килеп ирешергә тиеш.
Н.Таркаева авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән республика программасына тукталды һәм авыл эшкуарларына грантлар алу хокукын бирә торган документлар тапшырды.
Шуннан соң рәсми затлар Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында ачылган “Агрокомплекс: Интерагро. Агнимед. Идел буе фермеры” 13 нче Халыкара күргәзмәсенең экспозициясе белән танышты. Форумда дөньяның 11 иленнән (Германия, Голландия, Испания, АКШ, Нидерланд, Франция, Швеция, Чехия, Украина, Белоруссия һәм башкалар) 150 дән артык фирма һәм компания авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларының киң спектрын тәкъдим иткән. Форумда катнашучылар шулай ук Казанга ветеринария препаратлары, ашламалар, азык өстәмәләре, азык–төлек продуктлары, азык ингредиентлары алып килгән. Татарстан фермерлары тарафыннан җитештерелгән продукция дә (үсентеләр, бал, ит, бәрәңге, яшелчә) тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100