Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Идегәй» дастаны көнен гамәлгә куярга тәкъдим иттеләр
Бүген «Татмедиа» бинасында «Идегәй» дастанын популярлаштыруга багышланган «Миллиард.Татар» клубы утырышы узды. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Түгәрәк өстәлдә танылган мәдәният һәм фән эшлеклеләре: җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист Рабит Батулла, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Фәнил Гыйләҗев катнашты. Чараның модераторы ролендә «Миллиард.Татар»ның баш редакторы Арслан Минвәлиев чыгыш ясады.
Фикер алышу барышында экспертлар «Идегәй» дастанын популярлаштыру өчен театраль куелышларның классик форматын һәм мюзикл булдырырга, шулай ук яңа форматларны (мультипликация һәм комикслар) да кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Шулай ук истәлекле дата - «Идегәй» дастаны көнен гамәлгә кую инициативасы да җиткерелде.
Очрашу «Идегәй» дастаны» аудиокитабы чыгу уңаеннан оештырылды. «Миллиард.Татар» редакциясе «Китап» радиосы ярдәмендә татар эпосын яздыру инициативасы белән чыкты. Аудиокитапны әзерләүдә түгәрәк өстәлгә килгән экспертларның барысы да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз