news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ибраһимов проспектында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

Волгоград урамының хәрәкәт өлеше 29 сентябрьдә 22.00 сәгатьтән 2 октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр тулаем ябыла.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 12 октябрьгә кадәр Ибраһимов проспектыннан Волгоград урамындагы 26 нчы йортка кадәр хәрәкәт өлеше өлешчә ябыла.

Волгоград урамының хәрәкәт өлеше 29 сентябрьдә 22.00 сәгатьтән 2 октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр тулаем ябыла.

Әлеге чара Казан җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле башкарыла, дип хәбәр итә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты.

Шәһәр башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100