news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң заманча гинекология бүлеге Халыкара хатын-кызлар көненә ачылачак

Һәрхәлдә, шәһәр мэры, шулай планлаштырылган, ул үтәлергә тиеш, дигән фикердә

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның 2 нче клиник хастаханәсе бинасында реконструкцияләү һәм аның яңа корпусын төзү эшләре, нигездә, төгәлләнгән. 2006 елның декабрендә башланган шушы эшләр проектына 138 млн. сум акча каралган, моңа барлыгы 25 млн. сумлык УЗИ аппараты, рентген, наркоз-сулау һәм реанимация җиһазы кебек 50 төрдә медицина приболары һ.б. кирәк-яраклар да керә.

Яңа корпуста 60 урынга исәпләнгән гинекология бүлеге һәм хатын-кызлар консультациясе урнашачак, ул 35 мең кешегә исәпләнгән. Гинекология бүлеге өчен медицина техникасының иң заманчаларын алдыру һәм хатын-кызларга медицина ярдәменең югары техник төрләрен күрсәтү өчен әзер булу төп таләп булып тора. Бүлек эшендә инновацион югары технологик методлар куллану күздә тотыла, бу исә пациентның хастаханәдә яту вакытын һәм операцияләрдән соң өзлегүләрне, ә алар кыйммәтле препаратлар таләп итә, киметергә ярдәм итәчәк дип санала. Шушында ук Казан дәүләт медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы базасын ачу ниятләнә. 

 Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бүген әлеге хастаханәдә булып, аның базасында 3615 кв.м мәйданда салына торган шәһәрнең иң заманча саналачак гинекология бүлегендә барган эшләр белән якыннан танышып йөрде, дип «Татар-информ»га хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, бүлек 8 мартка ачылырга планлаштырылган һәм ул үтәлергә тиеш һәм Казан буенча шундый стандартлар үрнәк итеп алыначак, бу исә шәһәр халкының сәламәтлеген саклау һәм профилактикалау юнәлешендә тагын бер адым санала.

 Хәзерге вакытта 2 нче клиник хастаханә 196 урынга исәпләнгән, ул Киров, Мәскәү һәм өлешчә Яңа Савин районнарында яшәүче 180 меңләп кешегә хезмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100