Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр
«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны бүген Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.
«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.
Икенче урында Мәскәү районы 94 нче гимназия мөгаллиме Гөлсинә Нургалиева, өченче урында Яңа Савин районы 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева һәм Совет районы 141 нче гимназия вәкиле Рузилә Сөнгатуллина. Җиңүчеләрне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
Бәйге 2019 елның октябреннән бу елның февраленә кадәр узган. «Интернет-ресурслар» беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда үзенә таныш булмаган укучылар белән дәрес үткәреп күрсәткәннәр. Шулай ук дәрестән тыш дәрес уздыру осталыгын күрсәткәннәр.
Өченче турда конкурс финалистлары көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә укытучылар мәгарифнең актуаль сораулары буенча фикерләрен җиткергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз