news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинетларын ачыкладылар

Балтач районы Балтач гимназиясе укытучысы Лилия Исхакова һәм Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернаты укытучысы Фидания Гәрәева җитәкләгән кабинетлар беренче урынны алды.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында иң татар теле һәм әдәбияты кабинетларын ачыклау буенча республикакүләм бәйге узган иде.
Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган иде. Бәйге татар теле һәм әдәбияты кабинетлары торышын өйрәнү, талантлы һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларга мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү һәм билгеләп үтү максатыннан оештырылган иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурска республика муниципаль районнарыннан 51 кабинет буенча материаллар килгән. Конкурста иң югары балл җыйган 19 татар теле һәм әдәбияты кабинетны жюри әгъзалары урыннарга чыгып караган. Нәтиҗәдә Балтач районы Балтач гимназиясе укытучысы Лилия Исхакова һәм Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернаты укытучысы Фидания Гәрәева җитәкләгән кабинетлар беренче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100