news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң яхшы икмәк пешерү һәм кондитер осталарын бүләкләделәр – исемлек

«Икмәк пешерү остасы» һәм «Кондитер остасы» һөнәре буенча осталыкка Республика смотр-конкурсы үтте.

(Казан, 2 ноябр, «Татар-информ»). Татарстан Икмәк җитештерүчеләр берлеге тарафыннан «Икмәк пешерү остасы» һәм «Кондитер остасы» һөнәре буенча осталыкка Республика смотр-конкурсы үткәрелде. Чара Казан фәнни-тикшеренү-технологик университеты базасында узды. Конкурста 16 кеше катнашты, болар – республиканың сигез предприятиесе үткәргән конкурста җиңүчеләр, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Осталык буенча Республика смотр-конкурсында икмәк пешерү тармагының 85 еллыгына багышланган “өй эшен” үтәргә кирәк иде. Конкурста катнашучыларның эшен абруйлы жюри бәяләде, аның составында“Тест-Татарстан” РСМЦ» ЯАҖ, АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан буенча оешмасы, Казан фәнни-тикшеренү-технологик университетының (КИИТУ) азык технологияләре кафедрасы, Икмәк җитештерүчеләр берлеге, «Пуратос» ЯАҖ вәкилләре бар иде. Эшләрне бәяләгәндә биремнең темасы ачылуга, осталыкка, эшнең катлаулылыгына, әйберләрне өстәлгә кую эстетикасына игътибар бирелде.

Конкурс йомгаклары буенча гран-при «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖенең икмәк пешерү остасы Татьяна Гимаевага бирелде. I дәрәҗә дипломнарны икмәк пешерү осталары Елена Лебедкина («Васильево икмәк заводы» ААҖ), Мария Соловьева («Чистай икмәк заводы») ААҖ, Алсу Мусина («Әлмәт-Икмәк» ААҖ), Эльвира Миңнуллина («Казан 2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ) алды. II дәрәҗә дипломнар белән икмәк пешерү осталары Лилия Прокопьева («Пищекомбинат» ҖЧҖ) һәм Ольга Шатунова (“Сувенир” фирмасы” ҖЧҖ) бүләкләнделәр.

Кондитер осталары арасыннан гран-прига Альбина Сабирова – «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖнең кондитеры лаек булды. I дәрәҗә дипломнар белән кондитерлар Татьяна Зеленкова («Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ), Мария Ванчушкина («Кондитер ательесы» ҖЧҖ) һәм Ольга Канафеева («Казан 2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ) бүләкләнде. II дәрәҗә дипломны Зоя Новожилова(“Сувенир” фирмасы” ҖЧҖ) алды.

Конкурс кысаларында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан буенча оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да бүләкләр тапшырды. Тармакта озак еллар уңышлы эшләгән һәм һөнәр берлеге тормышында актив катнашкан өчен һөнәр берлеге әгъзалары Мария Ванчушкина, Татьяна Зеленкова һәм Елена Лебедкина Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр алдылар. Башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының рәисләре Лилия Гатауллина («Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ) һәм РокыяТ аштабанова (Татарстан Республикасы Икмәк пешерүчеләр берлеге) адресларына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100