news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң яхшы донорларны бүләклиячәкләр

11 декабрьдә «Ак Барс» мәдәният үзәгендә елга иң күп плазма һәм кан тапшыручыларны котлау тантанасы оештырыла

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Иртәгә, 11 декабрьдә, «Ак Барс» мәдәният үзәгендә елга иң күп плазма һәм кан тапшыручыларны котлау тантанасы оештырыла. Бәйрәмдә иң яхшы 11 донорны бүләкләү планлаштырыла. Бу турыда бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Росплазма” федераль дәүләт учреждениесенең генераль директоры урынбасары Евгений Сметанин белдерде.
Бәйрәмгә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Казан башлыгы Илсур Метшин, шәһәр һәм районнар хакимиятләре башлыклары, «Росплазма» учреждениесе җитәкчелеге, табиблар, иҗтимагый оешмалар һәм дини конфессияләр вәкилләре чакырыла. Тантанада кунак булып донорлар катнашуы көтелә. Бүген республикада алар 50 мең белән исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100