Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда иң яхшы "Докторская" пешкән казылыгын билгеләделәр
Экспертиза үткәрелү өчен алты җитештерүчедән казылык үрнәкләре тәкъдим ителгән иде
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Татарстанның Кулланучылар берлегендә "Докторская" пешкән казылыгына (колбаса) чагыштырма сынаулар үткәрделәр. Аны Татарстан дәүләт органнары, Кулланучылар берлеге экспертлары да, гади сатып алучылар да тәмләп карады. Хосусый эшмәкәр «Мутигуллин Р.М.», «Фабрика качества» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ, «Йошкар-Олинский мясокомбинат» ЯАҖ, «Регионэкопродукт-Поволжье» ҖЧҖ, «Челны-мясо» Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Сызранский мясокомбинат» ААҖләре җитештергән казылык үрнәкләре тәкъдим ителгән иде. Барлык продукция дә Татарстан кибетләрендә сатыла.
Объектив бәя бирү өчен барлык продукциягә дә номерлар сугылган иде, шул рәвешле, экспертлар билгеле критерийлар буенча баллар куйган вакытта бары үзләренең тойгыларына гына таянды. Сүз уңаенда, балларны санаган вакытта экспертлар үзләре дә урыннарның билгеләнешенә гаҗәпләнде.
Казылык биш күрсәткеч буенча бәяләнде: тышкы күренеш, консистенция, кискәч фаршның төсе һәм күренеше, исе һәм тәме, шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең үлчәме һәм формасы. "Дөрес" казылык чиста һәм коры өслекле, шома, алсу яки аксыл алсу төстә булырга тиеш. Стандарт буенча эшләнгән казылыкта чит тәм һәм ят исләр булмау зарур, тәмләткечләр исе килергә, тозы да чамалы булырга тиеш.
Экспертлар сүзләренчә, казылык сайлаган вакытта продукциянең составы ГОСТ стандартына туры килүгә игътибар итәргә кирәк, ул, гадәттә, төргән кәгазьдә күрсәтелә. Андый казылыкта төрле кушылмалар азрак була.
Экспертлар бәяләү нәтиҗәләре буенча хосусый эшмәкәр «Мутигуллин Р.М.» җитештергән продукция иң яхшысы дип табылды. Беренче һәм икенче урыннарны «Фабрика качества» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ белән «Йошкар-Олинский мясокомбинат» ЯАҖ алды. «Регионэкопродукт-Поволжье» ҖЧҖ казылыгы дүртенче нәтиҗә күрсәтте. «Челны-мясо» Сәүдә йорты» ҖЧҖ һәм «Сызранский мясокомбинат» ААҖләре казылыклары, тигез күләм баллар туплап, бишенче урынны бүлеште. Соңгыларын лаборатор тикшеренүгә җибәрергә дигән карар да чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз