Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Быел бәйгедә 170 проект җиңү яулаган.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда «Корстон» комплексында «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Җиңүчеләргә премияләр «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләргә старт», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Ел патенты», «Социаль мөһим инновацияләр», «Илкүләм технологик инициатива проектлары», «Яшьләр инновацион проекты» номинацияләрендә тапшырылды. Алар 50шәр мең сум премия белән бүләкләнә.
Катнашучылар проектларының төп критерийлары: проектның фән һәм техника үсеше дәрәҗәсенә туры килүе; республиканың төп социаль-икътисади үсеш өстенлекләренә тәңгәл килүе. «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. «Инновацияләргә старт» номинациясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы — инновацияләр эзләүнең уңышлы формасы гына түгел, конкурсантларга үзен күрсәтү мөмкинлеге. Проектларга лаеклы бәя — фәнни-тикшеренү эшен дәвам итәргә стимул. Җиңүчеләрнең туган идеяләре производство технологияләренә әйләнсен. Алар яңа казанышларга җирлек тудырсын», — дигән теләген җиткерде Хөкүмәт башлыгы.
Казан дәүләт медицина университетының инновацион проектлар һәм программалар бүлеге башлыгы Айгөл Мотыйгуллина «Шәфкать туташларын һөнәри өйрәтүнең электрон моделе» проектын тәкъдим иткән. «Без көн саен эш процессында камилләшә барырга тиеш. Электрон портал ярдәмендә шәфкать туташлары мөстәкыйль рәвештә белемнәрен арттыра алачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, эксперимент рәвешендә эшләнгән порталны тулы сайтка әверелдерү нияте бар. «Хәзер берничә хастаханә һәм сырхауханәгә тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Әлегә 7нче сырхауханәдә тормышка ашырдык», — диде.
Яр Чаллыдан фәннәр кандидаты, Казан федераль университетының Чаллыдагы филиалы доценты Антон Карамышев проекты зур машина төзү предприятиеләре продукциясенең үзкыйммәтен исәпләп чыгару методикасын камилләштерүгә кагылышлы.
«Берничә ел предприятиеләр белән идарәнең автоматлаштырылган системасы эшләнеп килә. Аларның максаты — бизнес-процессларны оптимизацияләү өчен матди, финанс, хезмәт агымнарын килештерү. Әгәр проект зур булса, ахырына җиткерелсә, продукциянең үзкыйммәтен 20-30 процентка киметә алабыз. Европа сыйфатындагы товар кытай бәясеннән килеп чыгачак. 10-15 ел эчендә бу технология гамәлгә ашса, көчле сәнәгатькә ирешәчәкбез», — диде ул «Татар-информ»га.
2019 елда конкурска Татарстанның 12 шәһәреннән һәм 30 районыннан, Россиянең 10 шәһәреннән 1912 гариза килеп ирешкән. Быел алар электрон тәртиптә кабул ителә башлаган. Быел бәйгедә 170 проект җиңү яулаган, 15 ел эчендә барлыгы 2 125 җиңүче.
Иң популяр номинацияләр «Инновацияләргә старт» (660гариза), «Мәгарифтә инновацияләр» (385 гариза), «Яшьләр инновацион проекты» номинациясе буенча 199 гариза. Иң күп гаризалар мәгариф, авыл хуҗалыгы, экология, табигатьтән файдалану, азык-төлек сәнәгате, ветеринария, мәгълүмати-телекоммуникацион системалар, төзелеш индустриясе, нефть һәм газ тармакларында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз