news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда I Республика ата-аналар форумы уза

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ата-аналар форумының даими үтүен теләде.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан башкаласында бүген “Ныклы гаилә – укучыларны социальләштерүнең нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” дип аталган I республика ата-аналар форумы уза.

Әлеге чара Казанның 179 нчы мәктәбендә бара һәм анда 450 кеше катнаша. Форумга ата-аналар комитеты, әтиләр советы әгъзалары, “Балалар спорты”, “Ныклы гаилә”, “Россия өчен һәр бала мөһим” федераль партия проектлары җитәкчеләре, әйдәп баручы педагоглар җыелды.

Ата-аналар җыелышын Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Россия ата-аналар ассоциациясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәр думасы, Татарстан әтиләр советы оештырган.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова пленар утырышта җиткергәнчә, Республика ата-аналар форумы гаиләдә бала тәрбияләү һәм балаларның бәхетле киләчәген булдыру мәсьәләләре буенча сөйләшү өчен булдырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ата-аналар форумының даими үтүен теләде. Ул мәктәптә балаларның сыйфатлы белем алуы ата-аналар һәм педагогларның тыгыз ныклы эш нәтиҗәсеннән торуын билгеләп узды.

Республика ата-аналар форумы программасы нигезенә ата-аналарның комитетларга, министрлыкка, җәмәгать оешмаларына булган мөрәҗәгатьләре, борчылу-сораулары салынган. Фикер алышулар алты тематик мәйданда уза. Алар: “Гаилә традицияләре ныклы гаилә гаранты”, “Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессив һәм суицидаль халәт профилактикасы”, “Балалар Интернетта – алар өчен кем җаваплы?”, “Укучыларның сәламәт туклануы”, “Физик мөмкинлекләре чикле ата-аналар һәм балалар”, “Мәктәп укучыларының хезмәт тәрбиясе”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100