news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү проспектында түләүле яңа парковка барлыкка килде

Парковка әлегә тест режимында бушлай эшли, түләү 16 марттан кертеләчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казанда Җиңү проспекты буенча 56нчы номерлы йорттан ерак түгел 50 машина урынына исәпләнгән яңа түләүле муниципаль парковка барлыкка килде. Бу хакта Казан транспорт комитеты хәбәр итә.

Әлегә парковка тест режимында бушлай эшли. Түләү 16 марттан кертеләчәк.

Парковкада тиешле юл билгеләре, мәгълүмат такталары һәм паркоматлар урнаштырылган.

Бу урында парковканың 1 сәгатьлек бәясе - 30 сум. Түләмәгән өчен 2500 сум штраф каралган.


news_right_1
news_right_2
news_bot