news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән

Өч машина катнашындагы юл һәлакәте кичә кич булган.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Җиңү проспектында машина йөртү таныклыгы булмаган 23 яшьлек егет күмәк юл-транспорт һәлакәте ясаган. Ул сулга борылырга уйлаган, әмма моның өчен иң кырыйдагы полосага күчмәгән.

Нәтиҗәдә борылганда аннан уң якта хәрәкәт итүче «Шевроле» автомобиленә бәрелгән. Бәрелешкәннән соң «Шевроле»не йорт ишегалдыннан чыгып килгән тагын бер машинага бәрелгән.

Күмәк юл һәлакәтендә «Шевроле» автомобилендәге 5 айлык бала зыян күргән. Башы җиңелчә җәрәхәтләнгән балага медицина ярдәме күрсәткәннәр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100