news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калган

ОСВОД хезмәткәрләре баланың әти-әнисенә әлеге сулыкта коенырга ярамавын әйткән, әмма алар баланы барыбер коенырга җибәргән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Казанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез кыз бала әти-әнисе белән паркта ял иткәндә күлгә коенырга кергән. Ул таеп киткән һәм суның тирән җирендә бата башлаган. Сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) коткаручылары шунда ук аны судан чыгарып, әти-әнисе кулына тапшырган. Балага табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күл ял итү урыны булуын, ә коену урыны түгеллеген искәртә һәм бу хакта мәгълүмат аншлаглары торуын җиткерә. Сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре әлеге күл буенда ял итүчеләр, шул исәптән коткарылган кыз баланың әти-әнисе белән әңгәмә үткәргән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100