news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл куярга керештеләр

Һәйкәл 9 майда ачылачак.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл куюга керештеләр. Бронза скульптура 9,5 метр биеклектә булачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта паркта скульптура урнаштыру эшләре бара. Эш барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

«Совет солдатына һәйкәл - ул бөтен совет халкының, Бөек Җиңүне яулаучыларның батырлыгына хөрмәт билгесе. Әлеге һәйкәлнең үрнәге булып Рейхстагны штурмлауда һәм бина өстендә флаг күтәрүдә катнашкан герой Гази Заһитов торды», - диде шәһәр башлыгы.

Эшләр 3-4 көннән тәмамланачак дип көтелә. Һәйкәл 9 майда ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot