Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашты
Әлеге минутларда Меңьеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты бара.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында хәрби парадта БМ-13 («Катюша») гвардия реактив минометы катнашты.
Хәрби парадны Казан хәрби Суворов училещиесында укучы 64 барабанчы башлады. Аннан соң мәйданнан Россия, Татарстан әләмнәрен, Җиңү байрагын күтәреп уздылар. Шулай ук парадта Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узды.
Биредә шулай ук Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда булучылар, Казан югары танк команда училищесында укучылар катнашты.
Быел Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңьеллык мәйданы булды. Монда Казан гарнизоны гаскәрләре — 2 меңнән күбрәк хәрби, курсантлар, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника узды.
Хәзерге вакытта Меңьеллык мәйданында Татарстанның танылган җырчылары һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында концерт программасы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз