news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү парады репетициясе узды

Репетиция вакытында Меңьеллык мәйданда хәрәкәт туктатылып торды.

Казанда Җиңү парады репетициясе узды
Рамиль Гали

(Казан, 6 май, "Татар-информ", Александр Елисеев). Казанда Җиңү парады репетициясе узды. Быел парад Кремль диварлары янында узачак, шунлыктан репетиция вакытында Меңьеллык мәйданда хәрәкәт туктатылып торды.

9 май парадында 1800 кеше, 10 хәрби машина һәм 26 парад расчеты катнашачак. Колоннаны Җиңү Байрагын алып баручы төркем җитәкли. Йөрешне Бөек Ватан сугышы чорындагы формадан хәрбиләр дәвам итә һәм парад хәрби техника белән төгәлләнә.

Репетиция уңышлы үтте. Катнашучыларның, техниканың әзерлекле булуы күренде. Җиңү көненә кадәр тагын ике парад репетициясе планлаштырыла. Алар 7 һәм 8 май көннәрендә узачак.

Искәртеп үтик, Казанда Җиңү парады 9 майда 9 сәгать 45 минутта башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot