news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң кыйммәтле фатир бәясе билгеле

Кыйммәтле фатир тәрәзәсеннән Казан Кремле һәм елга буе, Кол-Шәриф мәчете, Петропавловск соборына хозурлык ачыла.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Касаткин урамындагы «Ренессанс» торак комплексында урнашкан Казандагы иң кыйммәтле фатирның бәясе 139 млн сум тәшкил итә. Иң кыйммәтле фатирлар рейтингын «Фатирлар дөньясы» күчемсез милек федераль порталы төзегән.

«Соңгы, тугызынчы катта урнашкан 360 «квадрат метр» тәрәзәләреннән Казан Кремле һәм елга акваториясе ачыла, Кол-Шәриф мәчете, Петропавловск соборы һәм башка истәлекле урыннар күренә», — диелә хәбәрдә.

Мәскәүдә иң кыйммәтле фатир 1,7 млрд сум тора һәм ул Мәскәү Кремле янында «Мәскәү» кунакханәсендә урнашкан.Ул Манеж һәм Театр мәйданчыклары арасында тора. Кунакханәнең 14 нче катында 530 квадрат метр мәйданлы фатир ирекле планировкага һәм апартамент статусына ия.

Санкт-Петербургтагы иң кыйммәтле фатир 2,5 тапкыр арзанрак, ул 680 млн сум тора. 500 квадрат метр мәйданлы торак Кутузов яр буенда элиталы клуб йортында, Җәйге бакча янында урнашкан.

Сочи үзәгендә, диңгез яр буендагы 320 квадрат метр мәйданлы 6 бүлмәле фатир өчен 290 млн сум сорыйлар. Апартаментлар 20нче катта, аквапарк һәм Үзәк яр буендагы яңа йортта урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100