news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү көненә багышланган зур концерт узачак

7 майда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узачак

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). 7 майда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Ветераннар хөрмәтенә Россия, Украина һәм Белоруссиянең күренекле театрлары солистлары, опера җырчылары чыгыш ясаячак. Эммануил Виторган һәм Илдус Әхмәтҗанов башкаруында сугыш турындагы шигырьләр яңгыраячак.
Концертта 500гә якын кеше – хор, балет, театр оркестрлары, ТР Дәүләт халык кораллары оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, хәрби-тынлы оркестр артистлары, Казан хореография училищесы шәкертләре катнашачак.
Театрның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, музыка кичәсенә А.Александровның “Священная война”, В.Анапкинның “Прощание славянки”, Б.Окуджаваның “Мы за ценой не постоим”, Я.Френкельның “Журавли” кебек танылган сугыш чоры җырлары, шулай ук “Довоенный вальс”, “Проводы на войну” музыка-хореографик композицияләр башкарылачак. Концерт көндезге сәгать 11дә башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot