news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында автойөреш узачак

29 апрельдә ДОСААФ оешмасы автомобильләре колоннасы Патрис Лумумба урамыннан кузгалып китеп, Җиңү паркына кадәр барачак.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Казанда Җиңү көне уңаеннан республика автойөреше узачак, дип хәбәр итә Татарстан ДОСААФ оешмасы матбугат хезмәте.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, Татарстанның ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләре, «Курс» яшьләр оешмасы әгъзалары һәм яшь армиячеләр катнаша.

Йөк һәм җиңел автомобильләр колоннасы 10.30 сәгатькә планлаштырылган митингтан соң ДОСААФ бинасы (Патрис Лумумба урамы, 4) яныннан кузгалып китәчәк. Шуннан соң автойөрештә катнашучылар Арча зиратына юл тотачак. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, Татарстанның ДОСААФ оешмасы вәкилләре, яшь армиячеләр һәм кадетлар Билгесез солдат каберенә гирлянда, Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Гани Сафиуллин каберләренә чәчәкләр салачак.

Автойөреш 15.00 сәгатьтә Җиңү паркында төгәлләнер дип көтелә. Анда чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100