news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү көне бәйрәменә әзерлек бара

Казанда Җиңү көне бәйрәменә әзерлек бара

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Татарстан башкаласында Җиңү көне бәйрәменә әзерлек тулы көчкә бара. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган матбугат очрашуында ТР социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Минкина, Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дамир Фәттахов һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе баш белгече Азат Абзалов белдерделәр.

Бүгенге көндә Казанда барлыгы 68038 ветеран гомер кичерә. Аларның 7253е – сугыш ветераннары, 46563е – тыл хезмәтчәннәре, 5060ы – тол калучылар, 9162се - 1932нче елга кадәр туучылар.

Гүзәлия Минкина белдерүенчә, бу бәйрәмдә беркем дә онытылырга тиеш түгел. Республикада Хәйрия елы булганны исәпкә алып исә, ветераннарга ярдәм итү чаралары тагын да арттырылачак икән. Аерым алганда, 8 май көнне күпләргә колясклар биреләчәк. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында барлыгы 800 сугыш ветераны коляскадан куллана. Ел дәвамында барлык мохтаҗларга колясклар бирелеп бетереләчәген ышандырды Гүзәлия Минкина. Шулай ук ул ветераннарга акчалата ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен әйтте.

“Җиңү көне бәйрәме уңаеннан ветераннарга бушлай газет-журналларга яздыру, аларның өйләрен җыештыруда ярдәм итү оештырыла, төрле очрашулар уза. Шулай ук бездә кайнар элемтә эшли. Аның телефоны – 236-67-37. Теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала”, - диде Г. Минкина.

Бәйрәм чараларына тукталып, Азат Абзалов инде хәзердән үк кайбер очрашулар узуын ассызыклады. Ягъни, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музыка мәктәпләрендә ветераннар өчен төрле чаралар оештырылуын әйтте ул.

“9 майда, ягъни бәйрәм көнендә иртәдән үк Арча һәм Архангельски зиратларына тантаналы төстә чәчәкләр куелачак. Аннан бәйрәм чараларын Җиңү паркында дәвам иттерү карала. Анда тантаналы искә алу митингы, шәһәр җитәкчелегенең ветераннарны котлавы, һәм концерт була”, - диде А. Абзалов.

Дамир Фәттахов исә быел да бәйрәм чараларында күп балалар һәм яшьләр катнашачагын белдерде. Җиңү паркында мәктәп укучылары арасында хәрби сәнгать буенча Спартакиада да оештырылачак икән. Анда 10 меңләп укучының катнашуы көтелә.

Матбугат очрашуында катнашучылар сәгать 18.00дән Казанның Ярминкә мәйданында “Несите с гордостью Победы знамя” дигән зур бәйрәм концерты үтәчәген белдерделәр. “Анда исә шәһәрнең төрле бәйгеләрендә җиңүчеләр, шулай ук җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясаячак. Ә Россия йолдызларыннан “Блестящие” төркеме киләчәк”, - диде Д. Фәттахов.

Бәйрәмнең исә сәгать кичке унда салют белән тәмамлануы каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100