news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда I халыкара “Офтальмологиядә яңа технологияләр” конференциясе була

2008 елның 7-8 февраль көннәрендә Казанда I халыкара “Офтальмологиядә яңа технологияләр” фәнни-гамәли конференциясе була

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). 2008 елның 7-8 февраль көннәрендә Казанда I халыкара “Офтальмологиядә яңа технологияләр” фәнни-гамәли конференциясе була.
Россия, якын чит илләр, Алмания, Франция, Англия, Италия һәм Венгриядән офтальмология өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр тәҗрибә уртаклашу, соңгы фәнни казанышлар һәм актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен беренче тапкыр Казанга җыелачак.
Конференцияне уздыру урыны итеп Казан юкка гына сайланмаган. Биредә 16 ел дәвамында Республика клиник офтальмология хастаханәсенең яңа корпусы төзелде. Ул 250 урынга исәпләнгән, биредә элек Мәскәүдә һәм чит илләрдә генә эшләнгән иң катлаулы операцияләр үткәрергә мөмкин. Хәзер республикадан читкә китмичә генә диагностика һәм дәвалану узарга була.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиблары тарафыннан Россия һәм Ауропаның иң яхшы офтальмология үзәкләрендә алган белемнәр халыкның киң массасын дәвалау практикасында уңышлы файдаланыла, бу хастаханәгә офтальмология җәмәгатьчелеге арасында танылырга һәм мондый дәрәҗәдәге конференция оештырырга мөмкинлек биргән.
ТР Хөкүмәте сәламәтлек саклауга, шул исәптән офтальмологиягә зур роль бирә. Ел саен Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе базаларында бөтен Идел буеның офтальмология табиблары һәм медицина хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрә.
Офтальмологлар конференциясе республика өчен бик актуаль, чөнки Татарстанда халыкның 30 проценттан артыгы күрү органнары авыруларыннан җәфа чигә.
Конференцияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры, Россия медицина фәннәре академиясе академигы Наил Әмиров, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров ачар дип көтелә.
Конференциядә күз авыруларына кагылышлы мәсьәләләр һәм диагностика һәм дәвалауның алдынгы методикаларына кагылышлы мәсьәләләр яктыртылачак. Конференциядә катнашучылар арасында Санкт-Петербург, Архангельски, Чабаксар, Ижау, Уфа, Самара, Чиләбе, Калуга, Вологда, Пенза, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләреннән РФнең унике баш офтальмологлары бар. Ауропаның әйдәп баручы профессорлары: Габор Холло (Венгрия), Вольфганг Либ (Алмания), Никола Фуччи (Италия) докладлар белән чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100