news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты башлана

Санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында быел «Җырчы Казан» проектының җыелма хоры чыгыш ясый алмый.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»).Татарстан башкаласында «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты старт ала. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан оештырылган акция 25 апрельдән 8 майга кадәр була. Көн саен 21.00 сәгатьтә социаль челтәрләрдә ТР Дәүләт камера хоры репертуарындагы бер җыр күрсәтеләчәк. 9 майда, Җиңү көнендә, 21.00 сәгатьтә барлык җырлар бер бәйрәм концертына берләштерелә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

9 майда, Җиңү көнендә, Татарстан башкаласында, гадәттәгечә, профессиональ, һәвәскәр, студентлар һәм балалар хорларыннан 10 меңгә якын башкаручыны, шулай ук барлык теләүчеләрне берләштергән «Җырчы Казан» проектының җыелма хоры яңгырый иде. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында шәһәрдә «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты була.

Яңа проект Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры артистларын, танылган башкаручыларны берләштерәчәк, алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, «Волга-Волга» төркеме һәм башкалар, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәрлеләр бар.

Программада — РФ һәм ТР гимннары, Б.Окуджаваның «Десантный батальон», А.Островскийның «Солнечный круг», Р.Хозакның «От героев былых времен» җырлары, хәрби җырлардан попурри («Смуглянка», «Катюша», «Казаки», «Песенка фронтового шофера»), И.Матвиенконың «Песня про коня», «От Волги до Енисея», «Комбат», «Жить», Д. Тухмановның «Как прекрасен этот мир», «День Победы», В.Вакуленконың «Сансара», У.Рәшитовның «Туган як», шулай ук «Калинка» һәм «Туган тел» җырлары.

Трансляция Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залыТР Дәүләт камера хоры һәм Мәдәният идарәсенең Instagram-каналлары аша эшләнә.

Профессиональ артистлар башкарган җырны җырлап, һәм видеоны үзенең Instagram битендә урнаштырып, проектка барлык теләүчеләр дә кушыла алачак. Шул ук вакытта 3 аккаунтны билгеләргә: Мәдәният идарәсеТР Дәүләт камера хоры һәм Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы, шулай ук #15песендопобеды, #ГКХРТ, #ГБКЗСайдашева, #культураказани хештегларын куярга кирәк. Көн саен иң яхшы видеолар Мәдәният идарәсе сәхифәсендә «stories»ларда урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100