news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Җиңүгә 70 адым” акциясе старт алды

Һәркем Бөек Ватан сугышы ветераннарына теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен яздыра ала

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Казанда “Җиңүгә 70 адым” акциясе старт алды. Акция көн саен Казан үзәгендә махсус баннер янында үткәрелә. Һәр теләге булган кеше махсус ролик төшерүдә катнаша ала, ә ул Җиңү көнендә республика телеканалларында һәм интернетта урнаштырылачак.
Проект кичә Җиңү көненә 70 көн кала старт алды. Акцияне оештыручы “Бердәм Россия яшь гвардиясе” көн саен 70 ел элек булган вакыйгалар турында сөйләргә планлаштыра.
Мисал өчен, 1945 елның 3 мартында барлык фронтларда дошманнарның 62 танкы юкка чыгарлыган, һава сугышларында 39 самолеты бәреп төшерелгән.
Һәр теләге булган кеше Бөек Ватан сугышы ветераннарына теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен яздыра, шулай ук Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” поэмасы юлларын укый ала. Төшерелгән материал роликка кертелә һәм Җиңү көнендә күрсәтелә. Оештыручылар роликны төшерү көннәрендә Георгиев тасмалары өләшәчәк, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot