news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң еш кушылган исемнәр билгеле булды

Узган атнада Казанда 471 бала туган.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 471 бала (241 малай һәм 230 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь әнисенә 17 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 50, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Иван, Кәрим, Марат, Кира, Әмира, Ясминә, Давид, Данил, Матвей, Ева, Зәлия, Данияр.Сирәк кушылган исемнәр: Эрмина, Иллария, Иосиф, Исмәгыйль, Фәния, Әхмәд, Алисия, Хәят, Рада, Нелли, Авелина, Пересвет, Ариэлла, Латыйфа.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 65 һәм 63 яшь, дип хәбәр иткән Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100