Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда җиңел машиналар бәрелешкәннән соң ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган
Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Аракчино шоссесында – паром кичүе каршында булган.
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина катнашындагы авариядә ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Тойота» һәм «Лада» автомобильләре катнашындагы юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Аракчино шоссесында — паром кичүе каршында булган.
Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә юлга аркылы баскан һәм ике якка да юлны ябып куйган.
«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Урында автоинспекторлар эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз