news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машинада кысылып калган ике кешене янгын сүндерүчеләр коткарган

Кичә кич Габишев һәм Зорге урамнары чатында иномарка белән безнең илдә эшләнгән җиңел автомобиль бәрелешкән.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Казанда “Рено” белән бәрелешкән “Лада Приора”дан ике кешене  янгын сүндерүчеләр чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Габишев һәм Зорге урамнары киселешендә чит илдә эшләнгән машина җиңел автомобильне бәрдергән.

Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар гидравлик корал ярдәмендә “Лада”ның арткы ишеген каерып, аннан пассажирны һәм машина йөртүчене чыгарган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot