news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән

Һәлакәт бүген 9.00 сәгатьтә Миль урамында булган.

Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән, йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Һәлакәт бүген 9.00 сәгать тирәсендә Миль урамында, «Лукойл» ягулык салу станциясе янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «КИА» йөртүчесе идарә итә алмаган, юл кырыена чыгып, баганага бәрелгән.

«Һәлакәттә чит ил машинасы йөртүчесенең башы җәрәхәтләнгән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИндә.

news_right_1
news_right_2
news_bot